ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең гомуми тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлева гражданнарга күчемсез милек рәсмиләштергәндә килеп туган сораулар белән Татарстан Росреестрына мөрәҗәгать итүне ничек юлларга кирәклеген аңлата.

Югары Шытсу авылының Канәфи чишмәсе буенда "Моңнар кайтсын авылга" дип исемләнгән күңел ачу чарасы, кичке уен үткәрелде. Өлкән буын вәкилләре, шулай ук яшьләр катнашында үткәрелгән чара бик матур һәм бай эчтәлекле булды. Элеккеге чорда кич утыруларда булган уеннар, такмаклар, баянга кушылып җырлаулар яңадан яңартылды. Чарада шулай ук чәй өстәле әзерләнгән иде. 

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

30 июль көнне, Курсабаш торак пунктында, безнең җирлек халкы өчен көтеп алынган - Татар концерты булды. Тамашачылар алдында, искиткеч концерт программасы белән татар эстрадасы йолдызы - Фирдүс Тямаев чыгыш ясады. Чара стандарт концерт кына түгел, ә профессиональ яктан әзерләнгән тамаша да булды.

Фирдүс Тямаевка, аның командасына һәм чараның спонсоры - Радик Сәетбатталовка искиткеч концерт өчен рәхмәт белдерәбез, ә барлык кунакларга да безнең белән булганнары өчен рәхмәт! Татар концертлары безнең җирлек мәдәниятенең аерылгысыз бер өлешенә әйләнсен өчен бөтен көчебезне куячакбыз.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл жирлеге командасы пляж волейболы буенча Саба муниципаль районы чемпионатында 1 урынны яулады. (Район этабы).

Котлыйбыз!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечләре, Сүлә авыл клубы мөдире һәм Курсабаш китапханәсе мөдире белән берлектә "җәйге яшьлек кичләре"дип исемләнгән урам концерты оештырдылар.Барлык концерт номерлары да көчле алкышларга күмелде. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар үзләренең иң матур номерларын күрсәттеләр: шигырьләр,җырлар,биюләр һ.б.. Ахырда кунакларны дискотека көтә иде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе республиканың белем бирү учреждениеләренең булачак беренче сыйныф укучылары өчен «минем цифрлы Татарстан» дигән цифрлы рәсемнәр конкурсын башлап җибәрә. Конкурс Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирасы елына, Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына багышланган чаралар кысаларында тормышка ашырыла.

Саба 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында витаминнар атналыгы бара

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Югары Симет авыл җирлегенең Югары Симет авылында чишмә төзекләндерелде.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

«Туризм - актив озын гомер чарасы» технологиясе кысаларында Саба муниципаль районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәре Галимова Резеда үзенең тәрбиясендә булган өлкәннәр өчен Теләче районы “Туган авылым” комплексына экскурсия оештырды.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге

Шекше авыл җирлеге чишмәләре буенда үлән чабу

Тэги: Шекше авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International