Кичке уен "Моңнар кайтсын авылга"

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Югары Шытсу авылының Канәфи чишмәсе буенда "Моңнар кайтсын авылга" дип исемләнгән күңел ачу чарасы, кичке уен үткәрелде. Өлкән буын вәкилләре, шулай ук яшьләр катнашында үткәрелгән чара бик матур һәм бай эчтәлекле булды. Элеккеге чорда кич утыруларда булган уеннар, такмаклар, баянга кушылып җырлаулар яңадан яңартылды. Чарада шулай ук чәй өстәле әзерләнгән иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International