ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2022 ел
якшәмбе

Килдебәк авыл китапханәчесе  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә  "Борынгыдан килгән моң" дигән җыр кичәсе оештырдылар

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

5
август, 2022 ел
җомга

Мәктәпкәчә яшьтәге  чор- балаларның бөтен тирә — якны кызыксынып өйрәнергә теләгән чоры. Без,тәрбиячеләр һәм ата-аналар , балаларның бу үсеш чорында иң зур ярдәмчеләре.

Быелгы җәйге чорда без, «Иске Икшермә Кояшкай» балалар бакчасы»,  «Балалар бакчасында — Яшелчә бакчасы» дип аталган проект ачып җибәрдек. Шушы проект ярдәмендә балалар белән туган ягыбызда үсүче төрле культура яшелчәләре  белән танышабыз.

Бакчада яшелчәләр утырту, үскәнннәрен  күзәтү, балаларның максатчанлыкларын арттыра. Шушы бакчада без  балалар  белән культуралы яшелчәләрне чүп үләннәреннән аерырга өйрәнәбез,аларга су сибеп,төпләрен йомшартабыз, үскәннәрен күзәтәбез.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе

  Халык телендә “Милиция күпере” дип йөртелүче күпер яныннан узганда, су буенда алып барылучы күләмле төзелеш эшләренә игътибар итми калмагыз.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

    Идел буе федераль округының «Берләшмә» форумы Казанда 2022 елның 25-26 августында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән узачак. Форумны Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы оештыра.

Шекше авылында кичке уен

Тэги: Шекше авыл җирлеге

Шәмәрдән авыл җирлегендә Ф. Кәрим урамы 15,17,19 йортлары ишегалларында "Безнең ишегалды"программасы буенча территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә  «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында ылыслы токым орлыкларының өченче ротациясен чәчү эшләрен тәмамладылар

Тэги: Мишә авыл җирлеге

   29 нчы июль көнне «САБА-АРЕНА»  спорт мәктәбендә малайлар һәм кызлар арасында Физкультурачы көненә багышланган рапираларда фехтование буенча Саба муниципаль районының ачык беренчелеге булып узды

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

4
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Шәмәрдән “Әкият” балалар бакчасының балалары, Саба районының  матур табигатьле, урман эчендә  урнашкан  Лесхоз бистәсенә сәяхәткә  чыктылар. Иң элек, балалар искиткеч дендрология бакчасы – табигый лабораторияга юл тоттылар. Монда аларны төрле әкият персонажлары һәм төрле җәнлекләрнең  сыннары каршы алды. Оранжереяда үсүче бик күп төрле үсемлекләр, агачлар, чәчәкләр балаларыбызны таң калдырды.  Аннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена  юл тоттык. Биредә балаларны музей экспонатлары белән таныштырдылар, гомуми экскурсия төп бүлекләр турында сөйли: «Саба урман хуҗалыгы үсеше тарихы». «Саба урман хуҗалыгы хайваннар дөньясы». «Картиналар галереясы».   Соңыннан балалар “Кыңгырау” музее белән таныштылар, зур кызыксыну белән кыңгырауларны тыңладылар һәм карадылар. Бигрәк тә аларга иң уникаль һәм зур кыңгырау ошады. Балалар аның күләмле тавышыннан бик канәгать калдылар.  Балаларга мондый экскурсия бик ошады. Һәркемнең йөзендә елмаю, шатлык иде.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International