Сәяхәтләр, кызыклы урыннарга бару, экскурсияләр якты хис-кичерешләр һәм күңелле хатирәләр бүләк итә. Социаль туризм өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның социаль ялгызлыгын җиңеп чыгу, социаль элемтәләрне җайга салу һәм ныгыту, аларны иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итү өчен мөһим инструмент булып тора. Ул аралашу чарасын киңәйтергә мөмкинлек бирә, актив озак яшәү рәвешен озынайтуга, кызыклы һәм файдалы ял оештыруга ярдәм итә.
«Туризм - актив озын гомер чарасы» технологиясе кысаларында Саба муниципаль районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәре Галимова Резеда үзенең тәрбиясендә булган өлкәннәр өчен Теләче районы “Туган авылым” комплексына экскурсия оештырды. Алар музейда булдылар, экспонатларны, төрле композицияләрне кызыксынып карадылар, саф һавада йөрделәр. Әлеге экскурсиядан өлкәннәребез бик канәгать калдылар.