«Тургай» приютында балалар хәрәкәтле уеннар белән шөгыльләнәләр. Яхшы һава торышы-саф һавада хәрәкәтчән уеннар өчен менә дигән вакыт. Җәй көне хәрәкәтчән уеннар баланың физик, эмоциональ, социаль һәм интеллектуаль үсешенә ярдәм итә. Урамдагы уеннар эрудицияне, җитезлекне һәм командада эшли белүне үстерергә ярдәм итә.
Музыканың зур һәм мәшәкатьле дөньясында җыр, мөгаен, иң зур урынны били. Ялгыз һәм шау – шулы компаниядә, шатлык һәм кайгы минутларында һәркайда безнең белән җырлар: борынгы һәм заманча, җанлы, җырлы, дәртле һәм ямьсез. Юртау авыл клубы хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә "Яшьлек тавышы"урам концерты үткәрделәр. Концертта ялгыз чыгышлар, дуэтта башкарулар, шулай ук төрле биюләр һәм күңелле тамашалар тәкъдим ителде. Концерт бик бай булды, бер сулышта узды. Чара җәйге дискотека белән тәмамланды.
Кино төне - «соңгы баһадир: караңгылык вәкиле» зур экранда урам күренеше
Концерт в честь дня празднования «День Республики Татарстан» «Гульбачадай ямьле Родина моя, святая земля моя - Татарстан»
26 август көнне Саба районында Дөньякүләм Әдәби Сабан туе үтте. Сабантуйга Татарстаннан, Россиянең башка төбәкләреннән, чит җирләрдән кунаклар килгән иде. Шулай ук язучыларыбыз, шагыйрьләребез бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары булдылар.
Бәйрәм Саба районы мәдәният бүлеге хезмәткәрләре һәм иҗади коллективлар чыгышы белән башланып китте. Чыгыш ясаган һәркем Дөньякүләм Әдәби марафонның телебезне саклаудагы әһәмиятен билгеләп үтте. Әдәби Сабантуеның флагын күтәрү өчен мәйданга районыбыздан иң беренчеләрдән булып Әдәби марафонда катнашкан якташ язучыбыз, ”Бәллүр каләм”бүләге иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистлары берлеге әгъзасы Гөлсинә Галимуллина, Әдәби марафонда иң күп китап укучы катнаштырган Килдебәк авылы китапханәчесе Ракипова Ләйсән һәм иң күп китап укучы Галимҗанова Алия чакырылды. Сабантуйда Әдәби аланның “Җәйге китапханә” өлешенә йомгак ясалды һәм җиңүче балалар мәйдан түренә чакырылды. Әдәби сабантуеның иң мөхтәрәм кунаклары – меңеллык татар әдәбиятының лаеклы дәвамчылары – хөрмәтле язучыларыбыз, шагыйрьләр, килгән кунаклар белән җитәкләшеп, китап укучы яшь буынның иң зур хыялын тормышка ашырып, Саба сабантуе мәйданыннан бергәләп уздылар. Әдәби марафон проектында иң актив районнарның китап укучылары да Әдәби Сабантуе сәхнәсенә күтәрелде. Өченче урынны 64 китап укучысы катнашкан Әлмәт шәһәре алды. Икенче урынны Арча районы яулады. Быел әдәби марафонда Арча районыннан 77 китап укучы финалга чыккан. Беренчелекне 316 кеше катнаштырып, Саба районы алды, инде ундүртенче марафон рәттән " Иң күп татарча китап укучы район" булып танылды, кубокка ия булды. Алар сабантуй мәйданыннан чын җиңүчеләр булып уздылар. Сабантуе милли уеннар белән дәвам итеп “Әдәби көрәш” белән тәмамланды.
Баланың мәктәпкә җыенуы-аның өчен генә түгел, ә әти-әнисе өчен дә дулкынландыргыч чара. Һәр гаиләнең дә бөтен кирәкле әйберне сатып алу мөмкинлеге юк. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы «Балкыш «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торучы гаиләләрдәге мәктәп яшендәге укучыларына мәктәпкә әзерләүдә ярдәм күрсәтте. Спонсорлар: шәхси эшмәкәр Шәвәлиев Айдар Айрат улы, «Хозтовары» ҖЧҖ генераль директоры Хурамшин Фәннур Фәнис улы һәм «Гафэль» ҖЧҖ директоры Галимуллина Эльвира Ринат кызы. Иганәчеләр ярдәме белән барлык балалар да мәктәп кирәк-яраклары җыелмасы алдылар. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы «Балкыш «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе уку елына әзерлектә аз керемле гаиләләрдә яшәүче балаларга конкрет, адреслы ярдәм күрсәткәне өчен барысына да рәхмәт белдерә.
Саба муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында 2022 елның 26 августында Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында педагог – оештыручыларның секция утырышы булып узды.
Ашлыкны үстерү Һәм җыеп алу гына түгел, ә тулаем уңышны саклап калу да мөһим.Ашлык эшкәрткәндә һәм саклаганда уңыш югалтуларын киметү максатыннан “Игенче” ҖЧҖдә ике яңа ашлык киптерү комплексы төзелеп кулланышка тапшырылды. Ашлык киптерү комплексында заманча җиһазлар кулланыла, барлык эшләр автоматлаштырылган. Җайланма чистарту, киптерү операцияләрен башкара. Биредә хезмәткәрләр ике сменада эшли. Җәмгыятьтә , шушында туып-үскән авыл уңганнары намуслы хезмәт итә:- коллектив тотрыклы, тәҗрибәле. Баш энергетик Шаймарданов Ранур , операторлар Асадуллин Расих, Закаров Дамир, Ибрагимов Фиргать , Мазитов Радик, Рамазанов Марат, Федоров Эдуард ашлык киптергечләрнең дөрес эшләвен көйли.
Кич утыру - ул безгә мирас буенча килгән гореф-гадәтләренең берсе. 16 август көнне Яңа Мичән авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Авылымның айлы кичләре"дип исемләнгән кич утыру оештырдылар. Җәйге кичтo, көндәлек эштән соң, күршеләр капка янына җыелды. Чара барышында китапханәче Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан "Иман нуры"дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Икенче өлештә самавырдан чәй эчтеләр, яңалыклар белән алмаштылар, кызыклы тарихлар сөйләделәр.
Игенче!Бу горур сүз –
Бернинди җил дә юк
Бу сүздә бөтен тормыш нигезе
Икмәк һәм хезмәт.
Иң кызганнан-кыза бара торган иң мөһим авыл хуҗалыгы кампанияләренең берсе-урып-җыю. Аның ничек узуына авыл хуҗалыгы предприятиеләренең генә түгел, гомумән районның да иминлеге бәйле.
Бүген, 23 август көнне, Курсабаш авыл мәдәният йорты һәм Сөлчә авыл мәдәният йорты, "Умырзая"агитбригадасы,урып-җыю кампаниясе чорында"Курсабаш" ширкәтенең күчмә концертын оештырдылар. Алар җыр-биюләр белән халыкның кәефен күтәрергә, хезмәт рухын күтәрергә тырыштылар.Үзешчән артистлар, кыска вакытлы ял, шатлык һәм аралашу минутларын бүләк итеп, үз чыгышлары белән сөендерделәр.