“Игенче” ҖЧҖдә ике яңа ашлык киптерү комплексы төзелеп кулланышка тапшырылды

2022 елның 26 августы, җомга

    Ашлыкны үстерү Һәм җыеп алу гына түгел, ә тулаем уңышны саклап калу да мөһим.Ашлык эшкәрткәндә һәм саклаганда уңыш югалтуларын киметү  максатыннан “Игенче” ҖЧҖдә ике  яңа ашлык киптерү комплексы төзелеп кулланышка тапшырылды. Ашлык киптерү комплексында заманча җиһазлар кулланыла,  барлык эшләр автоматлаштырылган. Җайланма  чистарту, киптерү операцияләрен башкара. Биредә хезмәткәрләр ике сменада эшли. Җәмгыятьтә , шушында туып-үскән авыл уңганнары намуслы хезмәт итә:- коллектив тотрыклы, тәҗрибәле. Баш энергетик Шаймарданов Ранур ,  операторлар Асадуллин Расих, Закаров Дамир, Ибрагимов Фиргать ,  Мазитов Радик, Рамазанов Марат, Федоров Эдуард  ашлык киптергечләрнең дөрес эшләвен көйли.

    Кырык елдан артык  гомерен әлеге җәмгыятьтә эшләүгә багышлаган тәҗрибәле склад мөдире Давлетшин Илсур , склад мөдире Сагыйтов Илсур, шофер Хатипов Наилләргә җаваплы эш йөкләтелгән: алар  киптерелгән ашлыкны саклау складларына ташып, урнаштырып баралар.Һәм барлык эшләр ,шушы җәмгыятьтә хезмәт куючы  югары белемле агрономнар  Галиев Нияз Һәм Хазиев Рүзәлләр белән  киңәшләшеп , уртак фикергә килеп эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International