Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында педагог – оештыручыларның секция утырышы

2022 елның 26 августы, җомга

Саба муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында 2022 елның 26 августында   Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында педагог – оештыручыларның секция утырышы булып узды. Утырыш барышында 2021-2022 уку елының эш нәтиҗәләре анализланды һәм яңа уку елына бурычлар билгеләнде. Педагогларга барлык район һәм республика конкурсларында актив катнашу, югары нәтиҗәләргә ирешү, мәктәпләрдә балалар Думасы эшен активлаштыру, балалар иҗтимагый оешмасының документларын тиешле дәрәҗәдә тәртипкә китерү бурычы куелды

Семинар барышында Сабабаш төп мәктәбе педагог - оештыручысы  Миннегараева Л.Р., Шекше төп мәктәбе педагог оештыручысы Габделхакова Г.Р. чыгыш ясадылар.  Лесхоз урта мәктәбе педагог – оештыручысы Зиннәтуллина Г.М.семинарда катнашучылар өчен мастер-класс тәкъдим итте

 Семинар кызыклы, нәтиҗәле һәм дусларча атмосферада узды. Гомуми нәтиҗәләр түгәрәк өстәл артында Балалар иҗаты үзәге директоры Д.Р. Хәбибрахманова һәм район балалар хәрәкәтен үстерү бүлеге мөдире Г.Р. Фәләхова катнашында ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International