Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУнән килде:
Метеорологик күренеш интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
30 август сәгать 6дан 21 сәгатькә кадәр.
28 август көнне Мишәбаш авылында район мәдәният бүлеге игълан иткән “Җыр-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша” дип исемләнгән проект кысаларында Мишәбаш мәдәният йорты хезмәткәрләренең тырышлыгы белән уен оештырылды. Өлкән буын вәкилләре , шулай ук яшьләр катнашында үткәрелгән чара бик матур һәм бик эчтәлекле булды. Бу кичтә элеккеге чорларда кич утыруларда булган уеннар уйналды һәм халык җырлары яңадан яңартылды. Мишәбаш авылы халкы мәдәният хезмәткәрләренә һәм барлык катнашучыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
27 август көнне Сулэ авыл клубы хезмәткәрләре Курсабаш авыл мәдәният йорты белгечләре белән берлектә " җырлы-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша "проекты кысаларында" Авылымның айлы кичләре "дип исемләнгән кичә уздырдылар. Авыл халкы, кунаклары" Йозек салыш", "Түбәтәй", "Башмакчы" һ.б. халык уеннарында актив катнашты. Уеннар жыр,биюлэр белэн урелеп барды. Кичэ күңелле һәм һәркем өчен чын бәйрәм булды.
27август көнне Олы Шыңар авылы спорт мәйданчыгында авыл командалары арасында мини- футбол буенча ярышлар оештырды. Барлыгы 6 команда катнашты: Теләче районыннан Кибәхуҗа, Казаклар, Иске Җөри, Саба районыннан Саба, Шыңар, Тимершык авылы командалары.
30 августта республикабыз дәүләт бәйрәме — Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтә. Шушы бәйрәм уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар белән “Яратам сине, туган ягым” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: үз Ватаныңа, Республиканың дәүләт символларына карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү; Татарстан Республикасы көненә күмәк аппликация эшләү; бәйрәм кәефе булдыру. Бәйрәм ахырында Татарстан Республикасы көне символы буларак- тасмалар таратылды.
27 август көнне Шекше авыл җирлегендә “Бал туе-2022” уздырылды
28 август көнне Мишәбаш авылында мини-футбол буенча турнир узды. Турнирда Саба һәм Кукмара районнары командалары катнашты. Матур һәм киеренке уеннар нәтиҗәләре буенча 1 урынны Олы Кукмарадан Ялкын командасы, 2 урынны Кукмара районының Сәрдекбаш авылы командасы , 3 урын Явлаштау командасы яулады . Турнирның барлык призерлары һәм җиңүчеләре грамоталар, акчалата призлар һәм күчмә кубок белән бүләкләнде.
2022 елның 1 сентябрендә 1 сыйныфка баручы Саба районында клиент хезмәте хезмәткәрләренең балаларына "беренче сыйныф укучылары" җыелмаларын тантаналы тапшыру.
Гражданнарның үзара салым акчасына Юлбат авыл җирлегендә юлланы ремонтлау эше башкарыла. Ремонт эшләрен "Рамазан" ҖЧҖ оешмасы башкара.