Мишәбаш авылында кичке уен

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

28 август көнне Мишәбаш авылында  район мәдәният бүлеге игълан иткән “Җыр-биюле кичке уеннарга, болыннарга кайтам чор аша” дип исемләнгән проект кысаларында  Мишәбаш мәдәният йорты хезмәткәрләренең тырышлыгы белән уен оештырылды. Өлкән буын вәкилләре , шулай ук яшьләр катнашында үткәрелгән чара бик матур һәм бик эчтәлекле булды. Бу кичтә  элеккеге чорларда кич утыруларда  булган уеннар уйналды һәм  халык җырлары  яңадан яңартылды. Мишәбаш авылы халкы мәдәният хезмәткәрләренә һәм барлык катнашучыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International