Белем көне Россиядә ел саен 1 сентябрьдә билгеләп үтелә. Бу-дәүләт бәйрәме, укучылар, студентлар, укытучылар һәм укытучылар өчен яңа уку елы башы. 1 сентябрь көнне Явлаштау урта мәктәбендә дә «Белем көне» үтте .Бу уку елында 71 укучы белем алачак. Ә беренче сыйныфка 5 укучы килде. Барлык катнашучыларны да бәйрәм белән Саба районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы, район мәгариф бүлеге методисты Хәнәфиева Айгөл Шакирҗан кызы , Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Ренат Хәмит улы һәм «Саба» ҖЧҖ Евлаштау бригадасы вәкиле Нуруллин Илдар Госман улы котладылар. Барлык укучыларга һәм укытучыларга яхшы уку елы теләп калабыз.
1 сентябрь көнне Юлбат төп гомүми белем бирү мәктәбендә “Белем көне» үткәрелде. Беренче кыңгырау 14 беренче сыйныф укучысына яңгырады.
1 сентябрь көнне Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы чара узды. 1 сыйныфка 6 укучы керде. Мәктәптә барлыгы 56 укучы белем алачак.
Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре Тенеки һәм Ю-Алан авыл клубы мөдирләре белән берлектә Саба-Мингәр - Лесхоз маршруты буенча авылдашларга экскурсия оештырдылар. Сәяхәт программасы буенча яңа «Гаилә» паркында булдылар, Шукат Хәсән улының кечкенә музеенда тормыш юлы һәм иҗаты белән оештыручы бу хакта таныштырды .Аннары Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда, дендрология бакчасында, "Ябалакта кунакта" паркында, оранжереяда булдылар. Экскурсиядә барышында оештыручы Гыйльметдинова Л.Ф таныштырган һәм ишеттергән тарихи фактлар белән барысы да бик канәгать калды.
28 август көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә "Яхшылык бүләк ит" волонтерлары белән очрашу уздырылды.
1 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицеенда халыкара Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды. Бәйрәмне традиция буенча лицей директоры Илфат Рөстәм улы Мөхәммәтов ачты. Беренче сыйныф укучыларына ТР Президенты Рөстәм Нургали улы исеменнән китаплар тапшырылды. Лицейда тагын бер зур вакыйга узды - «Юнармия» йорты ачылды.
С каждым годом территория районного центра поселка городского типа Богатые Сабы становится все больше, сюда приезжают на постоянное жительство жители сел, других районов и даже крупных городов.
Хөрмәтле безнең кыю һәм көчле егетләребез, сакчылар! Ватаныбыз хакына көндәлек хезмәтегез өчен зур рәхмәт әйтәсе килә. Җиңел хезмәт, тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм физик көч, уңай тарихлар, тынычлык һәм туганнар белән гармония телисе килә. Россия Гвардия көне белән!
Олы Арташ төп гомүмбелем бирү мәктәбендә "Белем бәйрәме"