Шәмәрдән лицеенда Белем көненә багышланган тантаналы чара узды.

2022 елның 2 сентябре, җомга

1 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицеенда халыкара Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды. Бәйрәмне традиция буенча лицей директоры Илфат Рөстәм улы Мөхәммәтов ачты. Беренче сыйныф укучыларына ТР Президенты Рөстәм Нургали улы исеменнән китаплар тапшырылды. Лицейда тагын бер зур вакыйга узды - «Юнармия» йорты ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International