28 август көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә "Яхшылык бүләк ит" волонтерлары белән очрашу уздырылды.
Балаларга күрсәтү өчен КАМАЗ автомобиле алып килделәр. Балалар автомобильнең җайланмалары белән танышты һәм утырып йөреп карады. Аннары барысы бергә машинаны бизәделәр.
Безнең балаларны сөендерер өчен волонтерлар веломобиль бүләк итте. Балалар чиратлап йөрделәр һәм үзләре дә йөртеп карады.Барысы да кәнагать калды.Очрашу чәй мәҗлесе белән тәмамланды.