Евлаштау авыл җирлегендә Белем көне

2022 елның 2 сентябре, җомга

Белем көне Россиядә ел саен 1 сентябрьдә билгеләп үтелә. Бу-дәүләт бәйрәме, укучылар, студентлар, укытучылар һәм укытучылар өчен яңа уку елы башы. 1 сентябрь көнне Явлаштау урта мәктәбендә дә «Белем көне» үтте .Бу уку елында 71 укучы белем алачак. Ә беренче сыйныфка 5 укучы килде. Барлык катнашучыларны да бәйрәм белән Саба районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы, район мәгариф бүлеге методисты Хәнәфиева Айгөл Шакирҗан кызы , Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Нуриев Ренат Хәмит улы һәм «Саба» ҖЧҖ Евлаштау бригадасы вәкиле Нуруллин Илдар Госман улы котладылар. Барлык укучыларга һәм укытучыларга яхшы уку елы теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International