ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУнән килде:
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

      19 сентябрь 18 сәгатьтән 20 сентябрь 18 сәгатькә кадәр

2022 елның 16 сентябрендә Байлар Сабасының Олимп стадионында халыкның барлык категорияләре арасында ГТО җәйге фестиваленең муниципаль этабы узды.

Милек салымын түләргә онытмагыз

Иштуган тимер юл разъезды бистәсендәге Киров урамында гражданнарның үзара салымы хисабына юлларны ремонтлау эше төгәлләнде

15 сентябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Спас районы Белозерка авылында туган татар драматургиясенә нигез салучы Кәрим Гали улы Тинчуринның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Ул кабызган утлар мәңге янар» исемле китап күргәзмәсе оештырдылар. Күргәзмәдә драматург, театр эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган артисты тормышы һәм иҗаты турында китаплар тәкъдим ителде. Татар театр сәнгатен Кәрим Тинчурин исеменнән башка күз алдына да китереп булмый. Аның татар театрын, бигрәк тә совет чорын үстерүдәге эшчәнлеге искиткеч нәтиҗәле. Егерменче һәм утызынчы елларда Кәрим Тинчурин тарафыннан аның иң яхшы драматургик әсәрләре: "Зәңгәр шәл", "Ил" драмасы, "Җилкәнсезләр" комедиясе булдырылды, алар бу көннәрдә дә популяр.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

Иштуган авыл җирлегендә «Милләт кроссы – 2022» дигән массакүләм спорт бәйрәме узды. Барлык белем бирү учреждениеләре дә актив катнашты. Җиңүчеләр мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

10 сентябрь көнне Байлар Сабасының үзәк мәйданында Юлбат мәдәният йорты, китапханә һәм Тенеки авыл клубы  хезмәткәрләре «Кабак бәйрәме-2022» бәйрәмендә катнаштылар. Бәйрәмдә төрле номинацияләрдә катнашырга мөмкинлекләр тудырылган иде: иң зур кабак, иң матур композиция, агитбригада чыгышы, кабактан әзерләнгән иң тәмле ризыклар, иң матур фотозона, кабактан иң тәмле бәлеш. Бәйрәм барышында Юлбат мәдәният йорты “Кабактан пешерелгән иң тәмле ризыклар” номинациясендә 2 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.

Тэги: Юлбат авыл җирлеге

18 сентябрьдә Керәнне авыл клубында концерт үткәрелде. Концертта Кызыл-Мишә, Симет  , Мишәбаш, Иске Мичән мәдәният йортлары , Түбән Симет,Өтернәс, Иләбәр, Керәнне авыл клубы хезмәткәрләре катнашты.

Тамашачылар концерт программасында катнашучыларны алкышлар белән каршы алдылар. Матур һәм истә калырлык номерлар тамашачыларга онытылмаслык тәэсирләр, яхшы кәеф һәм уңай энергия  бүләк итте.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Иштуган авылы мәдәният йортында түбә ремонтлау буенча эшләр үткәрелде

Тэги: Иштуган авыл җирлеге

17 сентябрьдә Мичән авыл җирлегендә Милләтләр кроссы-2022 бәйгесе булып узды. Кроссны тантаналы рәвештә Мичән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А. Ә., Мичән төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Закиров Д. Р. ачып җибәрделәр. Ярышта мәктәп укучылары һәм бюджет оешмалары эшчеләре катнашты. Җиңүчеләр Мактау грамоталары белән бүләкләнде. 

Тэги: Мичән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International