2022 елның 16 сентябрендә Байлар Сабасының Олимп стадионында халыкның барлык категорияләре арасында ГТО җәйге фестиваленең муниципаль этабы узды. Ярышларда Саба районыннан 100 дән артык спортчы катнашты. Бу ярышларның зона этабына сайлап алу иде. Спортчылар кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү, снаряд ату, урыннан озынлыкка сикерү һәм башка төрләрдән көч сынаштылар. Фестивальне ачу тантанасын Саба муниципаль районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Рамазан улы Гарипов үткәрде.
РОО ГТО рәхмәт хатлары белән Гайнуллин Илнар Шамил улы һәм Галиева Алсинә Фидаил кызы бүләкләнделәр. Үз яшь категорияләрендә Галимуллин Рәсүл, Хөсәенов Илдан, Касыймов Сәйдәш, Биктаһирова Сөмбелә, Хәсбиев Данис, Вәлиуллин Азат, Яруллин Рафис, Яппаров Рамил чемпионнар булдылар. Фестивальдә иң өлкән катнашучы Миннигулов Әмин булды, ул кызыксындыру призы белән бүләкләнде.