10 сентябрь көнне Байлар Сабасының үзәк мәйданында Юлбат мәдәният йорты, китапханә һәм Тенеки авыл клубы хезмәткәрләре «Кабак бәйрәме-2022» бәйрәмендә катнаштылар. Бәйрәмдә төрле номинацияләрдә катнашырга мөмкинлекләр тудырылган иде: иң зур кабак, иң матур композиция, агитбригада чыгышы, кабактан әзерләнгән иң тәмле ризыклар, иң матур фотозона, кабактан иң тәмле бәлеш. Бәйрәм барышында Юлбат мәдәният йорты “Кабактан пешерелгән иң тәмле ризыклар” номинациясендә 2 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.