Тормыш ситуациясенә җавап ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына кулланучы әлеге мәсьәлә белән мөрәҗәгать итте - сәүдә объектына микродулкынлы тапшырды. Ремонт вакыты 45 көн иде. Күрсәтелгән сроктан соң тагын 20 көн үтте, ләкин микродулкынлы ремонт ясалмаган. Минем кулланучы хокукларым нинди?
2022 нче елның 20 нче сентябрендә "БЕРДӘМ РОССИЯ"нең "Яшь Гвардия"се Саба җирле бүлеге инициативасы белән Саба аграр көллияте студентлары белән очрашу оештырылды. Саба җирле бүлекчәсе Яшь Гвардия җитәкчесе Айнур Халиев очрашуда Яшь Гвардия эшчәнлеге турында сөйләде, студентларның сорауларына җавап бирде. "Яшь Гвардия Саба муниципаль районында иҗтимагый-сәяси юнәлешендә яшьләр арасында зур эш алып баручы иң актив яшьләр оешмасы булып тора",- дип билгеләп үтте. Айнур Халиев Саба аграр көллиятенең актив студентларын Яшь Гвардиянең эшенә чакырды.
20нче сентябрь көнне Саба район балалар китапханәсенең “Любознайки” клуб берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен «Янгын куркынычсызлыгы» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Тематик сәгать “Ут белән сак бул” китап күргәзмәсенә күзәтү белән башланып китте. Китапханәче укучыларны балалар язучыларының янгын турында әсәрләре белән таныштырылып: С.Маршак “Кошкин дом”, “Пожар”, К.Чуковский “Путаница”, Л.Толстой “Пожарные собаки”, С.Михалков “Дядя Степа”, мәгълүмат бирде. Чара Саба муниципаль районы буенча гражданнар оборонасы белгече Тимергалиева Л.Р. чыгышы белән дәвам итте. Укучыларны янгын чыгуның гомуми сәбәпләре, янгынның куркыныч факторлары, янгын сүндерү чаралары һәм алардан файдалану кагыйдәләре белән таныштырды. «Это я, это я, это все мои друзья!», «Огонь и вода» уенында укучылар актив катнашып, «Чайнворд» сорауларына да җавап биреп, үзләренең янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләре белүләрен күрсәттеләр. Чара ахырында укучыларга истәлекле буклетлар тапшырылды.
Тимершык авыл җирлегендә тирә-якны төзекләндерү буенча даими җыештыру эшләре алып барылып тора. Бу максат белән җирлек территориясен даими җыештыру эшләре алып барыла.
Шәмәрдән авыл җирлегендә «Татарстан кроссы - 2022» массакүләм ярышы узды. Ярышларның тантаналы ачылышын Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Н. үткәрде.. Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләделәр, финишта иң яшь катнашучыларны истәлекле бүләкләр көттеләр.
17 сентябрь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә "Милләтләр кроссы-2022", "Татарстан кроссы -2022" йөгерү ярышы оештырылды. Ярышта балалар бакчасына йөрүче балалар, урта мәктәп укучылары, җирлектәге бюджет оешмалары җитәкчеләре һәм эшчеләре, шулай ук теләгән һәркем катнашты. Җиңүчеләргә авыл җирлеге башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.
18 сентябрь көнне Казандагы Бокс һәм өстәл теннис үзәгендә өстәл теннисы буенча Ачык Республика лигасы үтте.Безнең мәктәп спортчысы Галанов Павел югары лигада 1 урынны алды. Павелны һәм тренеры Исмаилов Хайём Фарходовичны котлыйбыз, уңышлар телибез!
19 сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече – С.М.Фәтхуллина һәм Горький инфраструктурасының Казан төбәге тимер юлы хезмәтен саклау хезмәткәре – С.А.Степанов «Теремок» балалар бакчасы балалары өчен «Безопасность на железной дороге!» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Чара «Правила моей безопасности на железной дороге!» акция кысаларында үтте. Бу танып-белү сәгатенең максаты-балаларны тимер юл белән бәйле һөнәрләр белән таныштыру, балаларның тимер юл транспорты турында күзаллауларын киңәйтү һәм иң мөһиме-укучыларны тимер юл инфраструктурасы объектларында үз-үзләрен дөрес тоту турында кисәтү. Чара профилактик әңгәмә белән башланды. Алга таба, уен формасында әлеге тема буенча балалар викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук «Веселые паровозики», «Построим железную дорогу» и «Сдаем багаж» дигән хәрәкәтчән уеннар да оештырылды. Чара ахырында йомгак ясалды. Барлык актив катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнде.
Kazan Digital Week Халыкара форумы 2022