"Тимер юл куркынычсызлыгы" танып белү сәгате

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

19 сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече – С.М.Фәтхуллина һәм Горький инфраструктурасының Казан төбәге тимер юлы хезмәтен саклау хезмәткәре – С.А.Степанов «Теремок» балалар бакчасы балалары өчен «Безопасность на железной дороге!» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Чара «Правила моей безопасности на железной дороге!» акция кысаларында үтте. Бу танып-белү сәгатенең максаты-балаларны тимер юл белән бәйле һөнәрләр белән таныштыру, балаларның тимер юл транспорты турында күзаллауларын киңәйтү һәм иң мөһиме-укучыларны тимер юл инфраструктурасы объектларында үз-үзләрен дөрес тоту турында кисәтү. Чара профилактик әңгәмә белән башланды. Алга таба, уен формасында әлеге тема буенча балалар викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук «Веселые паровозики», «Построим железную дорогу» и «Сдаем багаж» дигән хәрәкәтчән уеннар да оештырылды. Чара ахырында йомгак ясалды. Барлык актив катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International