Җәй балаларга күп шатлыклар китерә — кояш, коену, уеннар.
24 июль көнне Саба район китапханәсендә "Китаплы җәй" проекты кысаларында балалар өчен «Саба йөзү бассейны» директоры Сафина Г. И. белән "Суда сак булыйк" дип исемләнгән мәгълүмати-профилактик әңгәмә үткәрелде.
Сафина Г.И. балалар белән суда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләште, су янында ял иткәндә саклык чаралары турында искә төшерде. Шулай ук балаларга рөхсәт ителгән урыннарда һәм өлкәннәр белән бергә генә коенырга мөмкин, суда шаярырга, чикләү билгеләреннән йөзәргә, таныш булмаган урында суга чумарга һәм сикерергә ярамый, дип аңлатты. Чара азагында Сафина Г.И. балаларга бәхетле җәйге каникуллар теләде.
Аннары балалар Тукай паркында Ш.Галиев, М.Пришвин әсәрләрен укып, дәфтәрләренә әсәрләрнең төп геройларын яздылар. "Ямьле-Саба" яр буена төшеп чәчәкләрдән беләзек ясау мастер-классы белән тәмамланды.
Катнашучылар осталыкта ярыштылар, үзләренең белемнәрен һәм иҗади якын килүләрен күрсәттеләр!
Хатын-кызлар командалары арасында пляж волейболы буенча чемпионатның финал уеннары узды (Байлар Сабасы зонасы)
Гражданнарның үзара салым акчасына Курсабаш авылында җирлек юлларын ремонтлау эшләре тәмамланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды.
Түбән Утар авылында үзара салым акчасына юллар ремонтлау тәмамланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2025 елның 26 июле
26 июль көнне көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 м/с тизлектәге көчле төньяк җиле (Казанда 15 м/с кадәр) көтелә.
Саба урта мэктэбенен укучыларның җәйге хезмәт практикасы бара
Хатын-кызлар командалары арасында пляж волейболы уеннары тәмамланды, ир-егетләр командалары арасында уеннар әле бар көченә дәвам итә. Финанс – бюджет палатасы егетләре исә район Чемпионатында ике командада көч сынашалар. Спортның һәр төре диярлек күмәк уен аша бара һәм нәтиҗәлелеккә дә һәр уенчының тырышлыгы, осталыгы аша ирешергә мөмкин. Ә без, үз чиратыбызда, командаларга җиңүле уңышлар телибез.
Югары Утар авылында үзара салым акчасына юллар ремонтлау тәмамланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды.