Саба урта мэктэбенен мэктэп яны участогында укучыларның җәйге хезмәт практикасы бара. Балалар үсемлекләр турында кайгырта, үсемлек дөньясының төрлелеге белән таныша, төрле культураларның төзелеше үзенчәлекләрен һәм үсү шартларын өйрәнә. Мәктәп яны участогы белем бирү процессының мөһим элементы булып тора, ул укучыларга теоретик белем алырга гына түгел, ә аларны практикада кулланырга, кирәкле күнекмәләр һәм экологик фикерләүне формалаштырырга мөмкинлек бирә.