2025 елның 23 июлендә Байлар Сабасында хатын-кызлар командалары арасында пляж волейболы буенча чемпионатның финал уеннары узды (Байлар Сабасы зонасы). Чара күпсанлы тамашачыларны җәлеп итте һәм катнашучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте
Турнирда берничә команда катнашты. Чемпионат нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - «Икшермә» командасы;
2 урын «Саба» командасы;
3 урын - «Башкарма комитет» командасы;
4 урын-«ФБП-1» командасы.
Чемпионатта җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлыйбыз!