Җәй балаларга күп шатлыклар китерә — кояш, коену, уеннар.
24 июль көнне Саба район китапханәсендә "Китаплы җәй" проекты кысаларында балалар өчен «Саба йөзү бассейны» директоры Сафина Г. И. белән "Суда сак булыйк" дип исемләнгән мәгълүмати-профилактик әңгәмә үткәрелде.
Сафина Г.И. балалар белән суда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләште, су янында ял иткәндә саклык чаралары турында искә төшерде. Шулай ук балаларга рөхсәт ителгән урыннарда һәм өлкәннәр белән бергә генә коенырга мөмкин, суда шаярырга, чикләү билгеләреннән йөзәргә, таныш булмаган урында суга чумарга һәм сикерергә ярамый, дип аңлатты. Чара азагында Сафина Г.И. балаларга бәхетле җәйге каникуллар теләде.
Аннары балалар Тукай паркында Ш.Галиев, М.Пришвин әсәрләрен укып, дәфтәрләренә әсәрләрнең төп геройларын яздылар. "Ямьле-Саба" яр буена төшеп чәчәкләрдән беләзек ясау мастер-классы белән тәмамланды.