Ямьле җәйләргә кармастан, мәктәбебез җәй буе гөрләп эшли. Җәйге каникул күңелле генә түгел, файдалы да үтә.
Укучылар тырышып мәктәп бакчасында практика эшлиләр. Эш башланганчы укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелә. Балалар май аенда утырткан чәчәкләрне, яшелчәләрне карап үстерәләр, сулар сибәләр. Укучылар мәктәп территориясен чиста, матур тотуда булышалар.
Әлеге эш укучыларда хезмәткә карата хөрмәт тәрбияли, укучыларга үзләрендә билгеле бер күнекмәләр булдырырга ярдәм итә. Үзең кадерләп үстергән агачның җимеше дә татлы була бит.