ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

7 октябрьдә Өлкәннәр декадасы кысаларында Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында  матурлык көне булып узды. Кукмара шәһәренең күппрофильле уку үзәге укытучысы белән берлектә студентлар социаль хезмәтләр алучыларның барысы өчен дә модалы  чәч кисү максатыннан безнең учреждениедә  булдылар. Үзгәрергә теләүчеләр күп булып чыкты. Соңрак, чәчләр кипкәч һәм ясалгач, әбиләр озак вакыт көзгегә карадылар; һәрберсе чәчләреннән канәгать калды. Студентлар үз адресларына бик күп җылы сүзләр ишеттеләр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУнән килде:

 Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

      13 октябрь 20 сәгатьтән 14 октябрь 10 сәгатькә кадәр.

  2022 елның 14 октябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Сатыш авыл җирлегендә тузган йортларны сүтү буенча эш алып барыла.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Саба районының Аккүл-Бигәнәй авылында спорт мәйданчыгы төзү буенча эш алып барыла. "УПТК" ҖЧҖ хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Безнең кече Ватаныбыз шагыйрьләре һәм язучылары турында күп билгеле түгел, гәрчә алар безнең арада яшәсәләр дә. Гадәттәге кешеләр кебек... Ләкин алар үз җирләренең матурлыгына сокланудан туктамыйлар. 10 октябрь көнне Салыш авыл китапханәсендә якташларыбыз иҗатына багышланган "Туган як - иҗат рухы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авылы музей мәдрәсәсе хезмәткәрләре балаларга "Тирә-юньдәге дөнья" дигән экологик видео күрсәттеләр. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә 2022-2023нче уку елында 5 төрле түгәрәк эшләп килә. Әлеге түгәрәкләрнең эшчәнлеген мәктәптә үткәрелеп килүче төрле чараларда күрергә була. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Мамалай авыл клубында "Бергә террорга каршы" дигән темага яшьләр белән әңгәмә уздырылды.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш авыл китапханәсендә "Безнең кечкенә дуслар" дигән темага экологик дәрес үткәрелде. .

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында  көз турындагы белемнәрне ныгытып,  "Исәнме, алтын көз!" дип аталган көзге бәйрәм үткәрелде. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International