"Бер җылы сүз" дип исемләнгән кичә

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә 2022-2023нче уку елында 5 төрле түгәрәк эшләп килә. Әлеге түгәрәкләрнең эшчәнлеген мәктәптә үткәрелеп килүче төрле чараларда күрергә була. Мәсьәлән, октябрь аенда булып узган 1-11нче сыйныф укучылары катнашында "Бер җылы сүз" дип исемләнгән кичә моңа мисал булып тора. Әлеге чара шулай ук октябрь аенда һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтүче укытучыларга бәйрәм котлавы да булып иреште. Кичәде укучылар үзләренең җыр-биюгә, шигырь сөйләүгә осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук бәйрәмдә мәктәптә оештырылып килүче "Мизгел" драма түгәрәгенә йөрүче укучылар  "Берлинны кем алган?"дип исемләнгән  өзекне сәхнәләштерделәр. Чара бик тәрбияви, иҗади яктан югары дәрәҗәдә оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International