1 нче октябрьдән Сатыш авыл җирлегендә бюджет, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә эшләп ялга киткән өлкәннәрне котлаулар булып узды. Бәйрәмнәр һәр оешмада чәй өстәле артында концерт номерлары белән бергә алып барылды.
11 октябрь көнне «САБА-АРЕНА» да "Паралимпиячеләрнең җәйге уеннары. "Без бергә. Спорт." халыкара комплекслы спорт ярышларының терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар, акыл сәләтенә зыян килгән затлар спорты буенча (дисциплина - өстәл теннисы) җиңүчеләр һәм призерларның Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм "Саба дулкыннары" телевидениесе вәкилләре белән очрашуы булып узды. Сезгә ныклы саулык, бехетле озын гомер, күңел тынычлыгы телибез. Сезгә уңышлар, ныклык һәм түземлек. Якыннарыбызның ярдәме һәм аларның мәхәббәте һәрчак көч өстәсен!
12 нче октябрь көнне «САБА-АРЕНА " да 2008 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар арасында фехтование буенча Саба районы Кубогы булды. Урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын - Камолов Камол;
2 урын- Хәлиуллин Рәзил; 3 урын- Котдусов Шамил, Ибәтуллин Инсаф. Спортчыларны һәм тренерларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз! Яңа уңышлар һәм җиңүләр телибез!!
Якташыбыз татар әдәбияты белгече һәм тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр Академиясенең мөхбир әгъзасы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Гыйльмулла улы Әхмәдуллинга 13 октябрь көнне 90 яшь тулыр иде. Шул уңайдан, Саба район китапханәсендә “Сөембикә” клубы өчен “Якташыбыз Азат Әхмәдуллинга – 90” мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада галимнең туганы Мостафина Фәимә Исмәгыйль кызы катнашты, ул Азат Әхмәдуллинның гаиләсе турында сөйләде.
Мунча комплексы төзелеше тәмамлану стадиясендә
2022 нче елның 12 нче октябрендә, Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында техник юнәлештәге өстәмә белем бирү педагоглары өчен «Авиация иле» дип аталган авиамодельләштерү буенча район семинар-практикумы узды.
Тәкъдимнәр!
2016 елдан “Бердәм Россия Яшь Гвардиясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге “Безнең заман Геройлары” республика премиясен (алга таба - Премия) оештыра, ул көндәлек тормышта батырлыклар эшләгән Татарстан Республикасы халкына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Дәүләт комитеты җайга салына торган оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә анализ ясый һәм билгеләнгән тарифларның күрсәтелгән оешмаларның финанс-икътисадый хәленә йогынтысын 2022 елның 9 аендагы эш нәтиҗәләре буенча анализлый.
Җаваплылыгы чикләнгән " Игенче" җәмгыяте кырларында көзге басу эшләре : җир катламын тирәнәйтү, туңга сөрү эшләре бара. Җир эшкәртү эшләрен югары темпларда алдынгы механизаторлар : Зарипов Ленар, Тимергалиев Ришат, Галиев Илһам , Газизов Минтимер, Газизов Салават , Сираҗиев Сәлим, Мәҗитов Альберт,Хаертдинов Динар, Нотфуллин Әнисләр башкара.