ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

«Җырлыйк әле!» музыкаль тапшыруының октябрь аенда  укытучылар көненә багышланган  чыгарылышында  Саба районы мәгариф хезмәткәрләре катнашты.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Олы Шыңар авыл җирлегендә   үзара салым акчасына  Олы Шыңар  авылында балалар мәйданчыгы урнаштырылды. Эшләрне   «БарсЭлитСтрой» ААҖ башкарды.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Халыкара кызлар көне БМО тарафыннан 2012 нче елда игълан ителде һәм 11 нче октябрьдә билгеләп үтелә. 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

2022 нче елның 8 октябрендә Тимершык гомумбелем бирү мәктәбе базасында  2008 нче елгы һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Саба муниципаль районы беренчелеге  булып узды.

Еллык хисап һәм милек мәгълүматларының дөреслеген тикшерү максатыннан бюджет оешмаларында инвентаризация уздырыла. Оешмалардагы милек һәм милек йөкләмәләрен барлау буенча инвентарь тикшерү Финанс-бюджет палатасының 2021 елның 1 октябре боерыгы белән үткәрелә башлады. Тикшерү барышында милекнең сакланышы, исәп мәгълүматлары белән мөлкәтнең фактка туры килүе дә барлана. Әлеге процедураның мөһимлеге турында Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтерлары да, оешма җитәкчеләре дә яхшы аңлый. Агымдагы ел периодында бүгенге көнгә инде районның 8 бюджет оешмасы инвентарь тикшерү узды. 


11
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

М.Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү буенча конкурска гаризалар кабул итү башланды

1 нче октябрьдән Тимершык авыл җирлегендә бюджет һәм авыл хуҗалыгында эшләп ялга киткән өлкәннәрне котлаулар булып узды.  Бәйрәмнәр һәр оешмада чәй  өстәле артында концерт номерлары белән  бергә алып барылды.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Тимершык авылында Заря-тау урамында урнашкан Республика программасы буенча күпбалалы гаиләләр өчен бүлеп бирелгән җирләрдә су белән тәэмин итү эшләре төгәлләнеп килә. Эшне Саба муниципаль районының ААҖ "Торак-коммуналь хуҗалыгының Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе" башкара.

 

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Иске Икшермә авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

2022 нче елның 3 нче октябреннән 14 нче октябренә кадәр кулланучылар сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International