«Җырлыйк әле!» музыкаль тапшыруы чын мәгънәсендә халык тапшыруы, анда татар халкының бетмәс-төкәнмәс вокаль таланты күрсәтелә. Программаның үзенчәлеге булып, катнашучылар халык композицияләрен тере тавышка башкаруы тора. Программа уен формасында 3 этапта уза, анда барлыгы 3 катнашучы катнаша. Октябрь аенда укытучылар көненә багышланган чыгарылышта Саба районы мәгариф хезмәткәрләре катнашты. Садыков Фаяз Фәнәвил улы – Олы Шыңар урта гомуми белем бирү мәктәбенең физик-тәрбия бирү укытучысы; Аубакиров Фәрид Габделмәҗит улы – балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы; Яруллин Данис Нурислам улы-Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры. Садыков Фаяз барлыгы 50 балл җыеп җиңү яулады.