ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2022 ел
сишәмбе

         2022 нче елның 10 нчы октябрендә "Маяковский" иҗади киңлек мәйданчыгында "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе җирле бүлекчәләре җитәкчеләренең гамәлдәге киңәшмәсе узды, анда III квартал эшчәнлегенә йомгак ясалды, IV кварталга планнар әйтелде. Шулай ук, III квартал өчен иң яхшы җирле бүлекләр дә бүләкләнде. Иң актив 10 җирле бүлекчәгә Яшь Гвардия атрибутикасы, рәхмәт хатлары тапшырылды. Яшь Гвардиянең Саба җирле бүлеге 2022 нче елның III кварталында республиканың җирле бүлекләре арасында иң активы булды.

         Активистларны котлыйбыз һәм алдагы эшләрендә уңышлар телибез!

2022 елның 13 октябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында җирдән файдалану өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү  узачак.


10
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

  Ике этаптан торган бәйгедә  4-9 нчы сыйныф укучылары  һәм әти –әниләр комитетлары катнашты . Бәйгенең беренче этабында ата – аналарга визит карточкаларын, икенчесендә-үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтергә туры килде.

Саба районының Байлар Сабасы бистәсе Объездная урамында  җәяүлеләр өчен тротуар җәю

Банкротлык вакытында барлык бурычлар түләнерме?

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы оештырган видеоконференцэлемтә режимында узган чираттагы киңәшмәдә салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләләре каралды. Киңәшмәдә катнашучылар түбәндәге сорауларга тукталдылар: Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте Идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе беркетмәсе нигезендә үткәрелә торган эш кысаларында салымнар буенча бурычларны киметү; мөлкәт һәм җир кишәрлекләре өчен аренда түләве буенча бурычларны киметү буенча чаралар. Хакимиятнең башкарма органнары хезмәткәрләре, аларның гаилә әгъзаларының милек салымнарын түләү турындагы мәгълүматы буенча - 2022 елның 5 октябренә Саба районында бу күрсәткеч республика дәрәҗәсеннән түбәнрәк - 20% булса, республикада исә бу күрсәткеч 21% тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Президентының 14.02.1997 № ПУ-88 Указы нигезендә (Татарстан Республикасы Президентының 03.10.2007 № ПУ-522 Указы редакциясендә) Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан 2022-2023 елларга М. Җәлил исемендәге республика премиясен бирү буенча конкурска гаризалар кабул итүгә старт бирелде. (алга таба – Конкурс) .

Өлкәннәр декадасы кысаларында, 2022 елның 6 октябрендә, Ә.Кәримуллин исемендәге Үзәк китапханә базасында «Саба муниципаль районындагы "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге"  ДАССО Саба муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) җәмгыяте белән берлектә «Түгәрәк өстәл» оештырдылар.

   8 нче октябрь көнне Байлар Сабасының Аргамак картодромында Өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалагы ярминкәсе гөрләде.

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Су башнясын ремонтлауга бәйле рәвештә 10 октябрь көнне 09:00 дан 15:00 га кадәр Түбән Шытсу авылында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктату планлаштырыла. Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм эчәргә яраклы су запасын туплап куюыгызны сорыйбыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International