ТР Финанс министрлыгы оештырган видеоконференцэлемтә режимында узган чираттагы киңәшмәдә салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләләре каралды.

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы оештырган видеоконференцэлемтә режимында узган чираттагы киңәшмәдә салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләләре каралды. Киңәшмәдә катнашучылар түбәндәге сорауларга тукталдылар: Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте Идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе беркетмәсе нигезендә үткәрелә торган эш кысаларында салымнар буенча бурычларны киметү; мөлкәт һәм җир кишәрлекләре өчен аренда түләве буенча бурычларны киметү буенча чаралар. Хакимиятнең башкарма органнары хезмәткәрләре, аларның гаилә әгъзаларының милек салымнарын түләү турындагы мәгълүматы буенча - 2022 елның 5 октябренә Саба районында бу күрсәткеч республика дәрәҗәсеннән түбәнрәк - 20% булса, республикада исә бу күрсәткеч 21% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International