2022 нче елның 12 нче октябрендә, Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында техник юнәлештәге өстәмә белем бирү педагоглары өчен «Авиация иле» дип аталган авиамодельләштерү буенча район семинар-практикумы узды. Семинар-практикум шартлары буенча берләшмәдән бер бала белән килергә кирәк иде. Өстәмә белем бирү педагогы Хәсәнов Илнат Илшат улы Авиамодельләштерү теориясе буенча ачык дәрес үткәрде, аннары семинар-практикумда катнашучылар остаханәгә күчтеләр, анда мастер-класста һәркем «Аккош» планер моделен ясады. Өченче өлештә чарада катнашучылар үзләренең планерларын очырдылар һәм алар арасында авиамодельләштерү буенча район ярышлары үткәрелде. Ярышларда җиңүчеләр район мәгариф бүлеге дипломы белән бүләкләнде.