“Якташыбыз Азат Әхмәдуллинга – 90” мәгълүмат сәгате

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

Якташыбыз татар әдәбияты белгече һәм тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр Академиясенең мөхбир әгъзасы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Гыйльмулла улы Әхмәдуллинга 13 октябрь көнне 90 яшь тулыр иде. Шул уңайдан, Саба район китапханәсендә “Сөембикә” клубы өчен “Якташыбыз Азат Әхмәдуллинга – 90” мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада  галимнең туганы Мостафина Фәимә Исмәгыйль кызы катнашты, ул Азат Әхмәдуллинның гаиләсе турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International