Хәйрия матурлык көне

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

7 октябрьдә Өлкәннәр декадасы кысаларында Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында  матурлык көне булып узды. Кукмара шәһәренең күппрофильле уку үзәге укытучысы белән берлектә студентлар социаль хезмәтләр алучыларның барысы өчен дә модалы  чәч кисү максатыннан безнең учреждениедә  булдылар. Үзгәрергә теләүчеләр күп булып чыкты. Соңрак, чәчләр кипкәч һәм ясалгач, әбиләр озак вакыт көзгегә карадылар; һәрберсе чәчләреннән канәгать калды. Студентлар үз адресларына бик күп җылы сүзләр ишеттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International