Сатыш авылы музей мәдрәсәсе хезмәткәрләре балаларга "Тирә-юньдәге дөнья" дигән экологик видео күрсәттеләр. Әлеге чараның максаты булып: кеше тормышы мохите буларак табигый тирәлек турында күзаллауны киңәйтү; хайваннар һәм үсемлекләрнең барлыкка килү тарихы һәм классификациясе белән таныштыру, әйләнә-тирә мохиткә карата әхлакый караш тәрбияләү, гомумкешелек әхлак нормалары нигезендә үзеңне анда тотарга өйрәнү тора.