Сатыш "Кояшкай" балалар бакчасында көз турындагы белемнәрне ныгытып, "Исәнме, алтын көз!" дип аталган көзге бәйрәм үткәрелде. Чараның максаты: балаларда туган як табигатенә, яшелчәләргә карата сакчыл караш тәрбияләү, яшелчәләр турындагы иҗади күзаллауларын, күзәтүчәнлекләрен, логик фикерләү сәләтен үстерү. Көзге бәйрәмдә балалар табышмакларның җавапларын таптылар, җырладылар, биеделәр, төрле кызыклы уеннарда катнаштылар. Әти-әниләре белән бергәләп, бик матур итеп, иҗади якын килеп, көзге байлыктан поделкалар да ясаган иде алар. Бәйрәм балаларга бик ошады.