Көз - иҗат өчен иң уңдырышлы вакыт. Ачык төсле кием кигән табигатьтән илһам алырга мөмкин. Көзге эшләнмәләр материаллар сатып алуны таләп итми. Бар кирәк әйберне урамнан табарга була: төрле төстәге яфраклар, гадәти булмаган үлән кисәкләре.
27 нче октябрь көнне Тимершык һәм Килдебәк мәктәпләре базасында укучылар арасында КЭС-БАСКЕТ ярышы булып узды.
Ата-аналар җыелышы класс җитәкчесенең укучының гаиләсе, укыту-тәрбия процессының нәтиҗәлелеген күтәрү чарасы булып тора. 27нче октябрь көнне Сабабаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә беренче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы һәм ата-аналар һәм укучылар арасында волейбол буенча ярыш узды.
25 октябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре юбиляр-якташыбыз Рөстәм Зариповның юбилее уңаеннан «Тамчыгөл» -әдәби кунакханә оештырдылар. Әңгәмә барышында үзенчәлекле язучының иҗаты белән таныштылар, аның иҗатының Ватан белән, илдәге вакыйгалар белән бәйле булуын, аның әсәрләренең халык тормышын чагылдыруын белделәр; Ватанга, туган җиргә, халыкка мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итүче җырлар башкардылар. Беренче мәхәббәт тарихы, тылсым, хатирәләр һәм башка күп маҗаралар сөйләнде. Чарада башка катнашучылар белән бергә «Шәһри Казан» газетасының бүлек мөдире, филология фәннәре кандидаты, Казан (Идел буе) федераль университетының милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы доценты - Галиева Рәсимә Муллаян кызы да бар иде. Кунак юбилярны котлады һәм чын күңелдән теләкләр теләде. Чара барышында чарада катнашучыларның һәрберсенә сүз бирелде. 1995 елда юбилярыбыз катнашында булган видеофайллар һәм иске кадрларны карап, очрашуда катнашучылар үз яшьлекләрендә булган кебек булдылар. Чара чәй өстәле, юбилярының «Тамчы гөл» һәм танылган татар җырчылары башкара торган башка музыкаль әсәрләрен җырлау белән тәмамланды.
Китаплар безне кечкенәдән каршы алалар һәм гомер буе озаталар. 27нче октябрь көнне Саба район балалар китапханәсендә 3нче номерлы "Шоколад" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары өчен «Китаплар төрле була» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Балалар китапханәдә бик күп төрле формада китаплар барлыгын белделәр. Үз куллары белән тотып карап, китаплар турында мәгълүмат алдылар. Шулай ук китап басмалары белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр һәм әкият викторинасы сорауларына җавап бирделәр.
Байлар Сабасында чишмәләр күп һәм барысы да диярлек төзекләндерелгән.
Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Көзге байлык» дигән рәсем конкурсы үткәрделәр
Шекше авыл җирлеге территориясен бизәү
Бүген Байлар Сабаснда "Эллуки" безнең бабалар бакчасында “Татар мәдәнияте көне” бәйрәме уздырылды.
22 октябрьдә Яр Чаллыда «Без бер агач тармагы» дигән ТР фин-угор халыклары фестивале узды. Фестиваль фин-угор халыкларының традицион мәдәниятен саклау һәм үстерү, үзенчәлекле фольклор коллективларын һәм башкаручыларын ачыклау, яшьләрне милли мәдәнияткә тарту һәм Татарстан Республикасы халыклары мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Бәйрәм программасы кунакларны «Энергетик» мәдәният сараенда ТР фин-угор халыкларының халык һөнәрләре эшләнмәләре күргәзмәсе белән танышудан башланды һәм Татарстан һәм Россия төбәкләренең фин-угор халыклары иҗат коллективлары чыгышы белән дәвам итте. Иштуган мәдәният йортының Удмуртия фольклор коллективы Лауреат Дипломы белән бүләкләнде.