«Көзге байлык» дигән рәсем конкурсы

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Көзге байлык» дигән рәсем конкурсы үткәрделәр. Балалар көз фасылының  нинди матур булуын искә алдылар: шатлыклы, уңышка бай, яңгырлы һәм моңсу. Ләкин барыбер туган җиребез,  елның бу вакытында һәрвакыт матур, булуын әйттеләр. Шулай ук балалар көзнең билгеләре турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр, мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштылар. Аннары балалар кәгазь битендә көз турында рәсемнәр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International