ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

16 ноябрьдә Байлар Сабасында балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләрен ГТО ВФСКНЫҢ аерымлык билгеләре белән бүләкләү тантанасы узды.

14 ноябрь - Бөтендөнья шикәр диабеты белән көрәш көне. Бу көнне Саба үзәк район хастаханәсе ДАССОның эндокринологы Олы Нырты авыл мәдәният йортында сәламәтлек сәгате үткәрде.

Тэги: хастахана

«Татэнергосбыт» акционарлык җәмгыяте вәкиле Финанс – бюджет палатасында үз клиентларын компаниянең уңайлы һәм экологик чиста сервисы – электрон квитанция аша түләү мөмкинлеге белән таныштырды. Үзенең чыгышында ул кәгазь квитанцияләрдән баш тартырга һәм электрон почта аша электр счеты алуга күчәргә тәкъдим итте. Уңайлы вариантны «Шәхси кабинет» электрон сервисында тоташтырырга мөмкин.

Финанс-бюджет палатасында яшь белгечләргә аерым игътибар бирелә. Авыл җирлекләре бухгалтерлары катнашында киңәшмә форматындагы очрашулар уздырыла, анда яңа билгеләнгән бухгалтерларны документларга булган аерым таләпләр белән таныштыралар. Шунда ук бу өлкәдә тәҗрибә туплаган бухгалтерлар да катнаша. Шушы көннәрдә исәп һәм хисап бүлеге начальнигы Г.М. Заһидуллина авыл җирлекләре хисапчыларын документларны теркәү кагыйдәләре һәм тәртибе белән таныштырды.

Су башнясын ремонтлауга бәйле рәвештә 16 ноябрь көнне 09:00 дан 15:00 га кадәр  "Бәләкәч" балалар бакчасында "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәп-интернатында", "Саба аграр көллиятендә", Объездная урамында урнашкан яңа мәктәптә, Җиңүнең 55 еллыгы, Пушкин, А.Кәримуллин, Солнечная, Сосновая, А. Кутуй,  Шатлык, Азатлык, Рябиновая, Туганлык, З.Хабибуллин, И.Башкиров, К.Гали, Каенлы, Зеленая, Ш.Усманов, Султангалиев, К.Гали тыкрыгы, Валиуллин, Хазеев, Г.Баширов, Счастливая, Светлая, Луговая урамнарында үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүне туктату планлаштырыла. Килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм эчәргә яраклы су запасын туплап куюыгызны сорыйбыз.

   Ел саен ноябрь аенда , барлык әниләргә хөрмәт һәм аларның хезмәтләрен тану йөзеннән  – Әниләр көне билгеләп үтелә. Җаваплылыгы чикләнгән  “Игенче” җәмгыяте дә традиция буенча , бу күңелле бәйрәмнән читтә калмый. Шушы матур бәйрәм алдыннан,  хатын- кыз хезмәткәрләрне , Казан шәһәренә концертка алып бару оештырылды.  Җәмгыятьтә хезмәт куючы  гүзәл затлар,  төрле тармакларда  эшләүче хезмәт ияләре :- сыер савучы, терлекче, ветеринар санитар, повар , бухгалтерлар.


15
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 15 ноябрендә Саба балалар сәнгать мәктәбендә баян сыйныфы укучылары өчен «Саба районының танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» дигән иҗади әңгәмә-викторина үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Байлар Сабасының мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә тәрбияләнүчеләр үзләрен төрле һөнәрләрдә сынап карауларын дәвам итәләр. «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре «Игелекле эшләр йорты» дигән темага чара оештырдылар. Чара барышында балигъ булмаган балаларны социаль өлкә белгечләренең эшчәнлеге белән таныштырдылар.

ТР Саба районының Байлар Сабасы бистәсендә ат спорты комплексы бинасын (Манеж) реконструкцияләү

Шәмәрдән авыл җирлегендә 1044931,00 сумлык үзара салым акчалары хисабына зират территориясен төзекләндерү эшләре бара. Эшләрне «Нәбиуллин И.Ф» ИП алып бара.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International