Ата-аналар өчен ачык интеграль шөгыль
11 ноября в селе Кренни для сохранения народных обычаев прошел традиционный обрядовый праздник «Каз өмәсе» .
Праздник «Каз өмәсе» прошел в подворье Хайдара и Гульфии Аглиевых, которые ежегодно содержит много гусей.
Целый день не умолкали веселый смех, прибаутки, приятные деревенскому люду хлопоты. Опытные в этом деле женщины ощипывали гусей, шутили, смеялись, пели песни и мунажаты. Затем в народных костюмах, повесив белые тушки гусей на коромысло, с песнями пошли к речке, чтобы прополоскать их в ледяной воде. По традиции рассыпали по пути гусиные перья, чтобы на будущий год птиц во дворе было еще больше, чтобы все жили богато, чтобы мир царил на всей земле.
После вернулись домой. А дома гостей ждало обильное угощение.
Во многих деревнях «Каз өмәсе», становится естественным событием, дарящим людям радость и надежду в будущее.
Главное в традиции «Каз өмәсе» - общение между людьми. Он объединяет народы, зажигает в душах людей стремление к труду.
Иштуган авыл җирлегендә «2019-2023 елларга гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча Республика адреслы программасы» буенча йортлар төзү эшләре дәвам итә.
Саба муниципаль районында бер фатирлы торак йортлар төзү буенча подрядчы оешмалар белән киңәшмә
13 ноябрьдә Казанда өстәл теннисы буенча Идел спорт мэктэбе ачык беренчелеге узды. 2 лигада көмеш медальгә Камил Вилданов лаек булды. 3 лигада Зилә Хәбибрахманова җиңүче булды. Булат Мамбетов 4 лигада барысыннан да көчлерәк иде. Спортчыларны һәм тренерларны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
11 ноябрь көнне Шыңар мәдәният йортында Мичән төп белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары һәм әти-әниләре Республикакүләм үтә торган “ Тату сыйныф серләре” дип исемләнгән конкурста катнаштылар. “ Милли традицияләрне саклаучы” дигән номинациядә җиңү яулаган әти-әниләр комитеты грамота белән бүләкләнде.
Сәламәтлек – кешенең иң кыйммәтле әйбере, ул теләсә нинди байлыктан кыйммәтрәк. "Акчаны югалттым - берни дә югалтмадым. Вакыт югалды-күп нәрсәне югалтты. Сәламәтлеген югалттым-барысын да югалттым». Шуңа күрә балачактан үз сәламәтлегеңә сакчыл карау бик мөһим. Иштуган мәдәният йорты белгечләре «Без за ЗОЖА»дигән әңгәмә уздырды. Фельдшер сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, аның кыйммәте, һәр кешенең тормышындагы роле турында сөйләде. Чара барышында зарарлы гадәтләр, витаминнар, дөрес туклану, көн режимы турында фикер алыштылар. Сәламәт диета һәм үләннәр, җиләк-җимешләрнең дәвалау үзенчәлекләре турында сөйләштеләр. Сәламәтлек өчен физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү бик файдалы, дип сөйләделәр. Укучылар үзләренең белемнәре, көн тәртибе белән уртаклаштылар, сәламәтлеккә килгәндә сөйләштеләр. Чара барышында укучылар рәхәтләнеп зарядка ясадылар, викториналарда һәм «Спорт һәм туклану», «хисләр органнары», «мәкальне тәмамла»конкурсларында катнаштылар. Үткәрелгән чара барышында балалар сәламәт яшәү рәвеше буенча кирәкле белемнәр, күнекмәләр алдылар һәм аларны көндәлек тормышта кулланачаклар.
2020 елдан башлап Татарстанда "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программа, аерым алганда, авыл халкын үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктураны булдыру һәм үстерү һ. б. күздә тота.
Программада авыл җирендә даими яшәүче, яшәү урыны буенча мәҗбүри теркәлүче һәм оешма эшчәнлеге өлкәсенә бәйле рәвештә бер елдан да ким булмаган авыл җирлегендә эшләүче гаилә яки РФ гражданы катнаша ала.
Субсидия күләме федераль һәм республика бюджетлары акчалары хисабына торак бәясенең 80 % ын тәшкил итә. җирле бюджет акчалары һәм (яки) эш бирүче – кимендә 20 % (җирле бюджет 1%+ эш бирүче 19%).
Төзелгән торак эш бирүченең финанс катнашында муниципаль милеккә яки уртак (җирле үзидарә органына һәм эш бирүчегә) рәсмиләштерелә һәм гражданга найм шартларында файдалануга тапшырыла.
Шәхес хезмәт килешүе буенча 5 ел эшләгәннән соң, тиешле эш бирүче белән торак урынын исәп – хисап бәясенең 10% тан артмаган бәядән, ә 10 ел узгач-1% тан артмаган бәядән сатып алырга хокуклы.
Бүгенге көндә Тимершык авыл җирлегендә дә шушы программага нигезләнеп йортлар төзелеше алып барыла.
Саба муниципаль районы Тимершык авыл җирлегенең Мингәр торак пунктында җирле әһәмияткә ия юлда ясалма тигезсезлекләр һәм кисәтү билгеләре кую буенча эш төгәлләнде. Эшне “МДСУ Балтач” ҖЧҖ башкарды.
Тимершык авыл җирлегендә язгы ташуга әзерлек максатыннан су торбалары чистартылды, канаулар ачылды.