Әниләрне хөрмәтләп

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

   Ел саен ноябрь аенда , барлык әниләргә хөрмәт һәм аларның хезмәтләрен тану йөзеннән  – Әниләр көне билгеләп үтелә. Җаваплылыгы чикләнгән  “Игенче” җәмгыяте дә традиция буенча , бу күңелле бәйрәмнән читтә калмый. Шушы матур бәйрәм алдыннан,  хатын- кыз хезмәткәрләрне , Казан шәһәренә концертка алып бару оештырылды.  Җәмгыятьтә хезмәт куючы  гүзәл затлар,  төрле тармакларда  эшләүче хезмәт ияләре :- сыер савучы, терлекче, ветеринар санитар, повар , бухгалтерлар.

   Авыл хезмәте эшчәнлек төре генә түгел,  зур тырышлык таләп итә торган хезмәт тә. Ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә  эшләуче хатын- кызларыбыз өчен бу чара искеткеч күңелле булды, һәркемнең  күңеленә  Ризат һәм Зинира Рамазановларның концерт программасы  хуш килде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International