18 ноябрьдә Россиядә илнең төп сихерчесе Кыш Бабайның туган көне билгеләп үтелә, ул һәркемгә: балаларга да, өлкәннәргә дә шатлык китерә. Нәкъ менә аны, Кыш бабайны әкият һәм тылсымлы Яңа ел бәйрәмнәрендә аңа һәм тылсымга ышанган һәркем кунакка түземсезлек белән көтә. Кыш Бабайның туган көне-искиткеч бәйрәм. Бу көнне һәркемгә гадәттә бүләкләр бирүче, изге теләкләр һәм хыяллар тормышка ашыручы кешене котлыйлар. Шуңа бәйле рәвештә 17 ноябрь конне Олы Нырты мәдәният йорты һәм Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре балалар өчен «Минем Кыш бабай»иҗади эшләр конкурсы оештырдылар.Чара башында балалар Бөек Устюгтагы яраткан персонаж һәм аның резиденциясе турында презентация карадылар, төп герой катнашындагы мультфильмнарны бик теләп карадылар, Яңа ел бәйрәмнәре турында әңгәмә үткәрделәр, Кыш бабайларын ясадылар һәм күргәзмә оештырдылар. Шулай ук үз куллары белән ясалган бүләкләрне һәм Кыш бабайны туган көне белән котлап, Яңа ел бәйрәменә чакырдылар
Сыйныф сәгате: "Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне»
Шекше авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү
17 нче ноябрь көнне, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин Татарстан Республикасының Яшь Гвардиясе активы белән очрашты. Очрашуда "Бердәм Россия"нең "Яшь Гвардия"се Саба җирле бүлеге җитәкчесе Айнур Халиев катнашты. Чарада шулай ук, Бердәм Россия партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Тәлгать улы Сәмигуллин һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Наил улы Садыйков катнаштылар.
Росреестрның территориаль органнары хезмәткәрләре өчен җирләрне куллануны һәм саклауны тикшерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан пилотсыз очу аппаратлары белән эшләү буенча укулар узды. 169 кеше катнашкан укыту чаралары шул исәптән Татарстанда да үткәрелде.
"ТР Саба районының Байлар Сабасы бистәсендә ат спорты комплексы бинасын (Манеж) реконструкцияләү»
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән авыл җирлеге башкарма комитеты бинасын капиталь ремонтлау
Олы Шыңар авыл җирлеге командасы мини-футбол буенча район чемпионатында даими катнаша. 16 ноябрь көнне команда Мичән авыл җирлеге командасына каршы уйнады һәм 7:8 исәбенә оттырды.
Росреестрның территориаль органнары хезмәткәрләре өчен җирләрне куллануны һәм саклауны тикшерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан пилотсыз очу аппаратлары белән эшләү буенча укулар узды. 169 кеше катнашкан укыту чаралары шул исәптән Татарстанда да үткәрелде.
Саба район китапханәсе каршында эшләп килүче “Сөембикә” клубы хатын-кызлары өчен язучы, шагыйрә, публицист һәм журналист, Хөсәен Ямашев исемендәге премия, Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре Кояш Закир кызы Тимбикованың (1937-2004) 85 еллыгы уңаеннан «Кояш яктысы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. «Күңел кылларын тибрәтүче Кояш” – китап күргәзмәсе янында язучының тормышы, иҗаты турында әңгәмә үткәрелде. Язучының китапларын укып килгән клуб әгъзалары “Уртак яр”, “Шифалы хәйлә”, “Шөкераналы иҗат юлы” әсәрләренең эчтәлекләрен сөйләделәр, өзекләр укыдылар.