20 ноябрь – Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне. Бүген Олы Арташ төп гомуми белем бирү мәктәбендә " Мин бала, мин хокукларым бар!"дип исемләнгән сыйныф сәгате үтте. Чараның кунагы-Арташ авыл җирлеге башлыгы, Әгләмҗанов Алмаз Рәхимҗан улы.
Хөрмәтле өлкәннәр, онытмагыз: балалар яшәргә, исем, гражданлык, мәхәббәт, аңлау, матди тәэмин итү, социаль яклау һәм мәгариф, ачлыктан, мохтаҗлыктан, рәхимсезлектән һәм эксплуатациядән азат булган шартларда физик, әхлакый һәм рухи яктан үсәргә хокуклы.