16 ноябрьдә Байлар Сабасында балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләрен ГТО ВФСКНЫҢ аерымлык билгеләре белән бүләкләү тантанасы узды. Июнь аенда хезмәткәрләр нормативларны үтәделәр, ә бүген көтеп алынган билгеләрне алдылар. Балалар иҗат үзәге директоры Диләрә Рәсим кызы шулай ук ГТО БФСКның алтын билгесе белән бүләкләнде. Ул билге ала алмаган үз хезмәткәрләрен төшенкелеккә бирелмәскә һәм сынауларда тагын бер тапкыр көчләрен сынап карарга тырышырга өндәде.