14 ноябрь - Бөтендөнья шикәр диабеты белән көрәш көне. Бу көнне Саба үзәк район хастаханәсе ДАССОның эндокринологы Олы Нырты авыл мәдәният йортында сәламәтлек сәгате үткәрде. 2-нче типтагы диабет кебек авырудан ничек сакланырга икәнлеге турында леция укыды, шикәр диабеты диагнозы куелган очракта катлаулылыклар килеп чыгудан саклану буенча киңәшләр бирде. Чарада катнашучылар кызыксыну белән тыңладылар, дәфтәрләрдә язмалар яздылар, күп сораулар бирделәр һәм аларга җаваплар алдылар.