ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

22 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Уллар көне - бар эшләрне кичектереп тору, улларының ата-аналарының тормышына китергән шатлыклары турында уйланыр өчен вакыт бүлеп кую өчен менә дигән мөмкинлек. Мөһим түгел, балалар кечкенәме яки олымы, ата – ана белән бала арасындагы бәйләнеш уникаль нәрсә, шуңа күрә без аны ел саен бәйрәм итәргә, балаларга мәхәббәт турында искә төшерергә тиеш.

Тэги: Мишә авыл җирлеге

22
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 22 ноябрендә Саба балалар сәнгать мәктәбендә  Газизова Г. Р. Һәм Галиева Э. Р. җитәкчелегендә Әниләр көненә багышланган мастер-класс үткәрелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Олыяз авылының спортзалында инде дистә елга якын көрәш түгәрәге эшләп килә. Тренер Ильяс Хужәхмәтов сүзләренә караганда 20 дән артык бала әлеге түгәрәктә шөгыльләнә. Ильяс үзе дә шушы авылда үсеп,шөгыльләнеп быелгы район сабантуеның баш батыры булып тора. Яшь спортчылар тәжрибәле тренер белән һәр ярышта уңышлар белән кайталар. Киләчәктә сәламәт буын тәрбияләүче тренерга һәм аның яшь шәкертләренә район,республика күләмендә танылырлык спортчылар булуларын теләп калабыз. 

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

19 ноябрьдә Татар Икшермәсе авылында искә алу кичәсе булды.

Тэги: Иске Икшермә авыл җирлеге

Ислам - дөньядагы иң массакүләм диннәрнең берсе. Планетада барлыгы 1,8 млрд. тирәсе халык ислам динен тотучы буларак исәпләнә. Өстәвенә, мөселманнар саны, ислам дине тарафдарлары саны елдан ел арта. Шул исәптән, Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре кеше тормышында диннең мөһим роль уйнавын истә тотып, «Ислам һәм аның традицияләре»дигән темага танып белү сәгате үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар ислам диненең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, шулай ук изге «Коръән»китабы турында тулырак мәгълүмат тупладылар. Балалар зур кызыксыну белән дөньяның төрле шәһәрләрендә урнашкан мәчет биналары күренешләрен карадылар.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге

     Шәмәрдән авыл җирлегендә гомер итүче Тайфә әби Лотфуллина үзенең 102 яшен тутырды. Тайфә әбине Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев, районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гәйнетдинова тәбрикләде.

     Лотфуллина Тайфа Лотфулла кызы, 20.11.1920 елда Арча районының Ашабаш авылында туган. Лотфуллина  сугыш вакытында Арча районының Ашабаш авылы колхозында бригадир булып эшли. Тайфә Лотфулла кызы лаеклы ялга Шәмәрдән урта мәктәбеннән китә, 40 елдан артык эш стажы бар. Тайфә әби Җиңү көненә барлык юбилей медальләре белән бүләкләнгән,  Хезмәт ветераны.  Сигез бала табып, 14 онык  һәм 20 оныкчык  тәрбияли.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге

"Каршы як полоса" оператив-профилактик чарасы

17 нче ноябрьдән 21нчы ноябрьга кадәр «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә тәрбияләнүче балаларыбыз Новиков Андрей һәм Кадырова Полина тәрбияче Шайхиева Е.А. җитәкчелегендә Курган шәһәрендә үткән акыл үсешенә зыян килгән затлар арасында өстәл теннисы буенча Россия кубогында катнаштылар.

Тэги: ОСЗ Югары-Утар балалр интернат-йорты

Үзара салым акчасына Ике басу Арташ авылында агач кисү 

Тэги: Арташ авыл җирлеге

Субсидия заводта җитештерелгән 3,5 млн сумлык әзер комплектларга кагылачак, шул ук вакытта эшмәкәрләр сатып алучыларга йорт бәясенең 10% СК кадәр ташламалар бирергә тиеш.

Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, 2022 елда республикада 1955 яңа агач торак йорт кадастр учетына куелган. Шуларның яртысыннан артыгы – 1128е - авыл җирләрендә, бакчачылык өчен билгеләнгән җир участокларында – 495.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International