Олыяз авылының спортзалында инде дистә елга якын көрәш түгәрәге эшләп килә

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

Олыяз авылының спортзалында инде дистә елга якын көрәш түгәрәге эшләп килә. Тренер Ильяс Хужәхмәтов сүзләренә караганда 20 дән артык бала әлеге түгәрәктә шөгыльләнә. Ильяс үзе дә шушы авылда үсеп,шөгыльләнеп быелгы район сабантуеның баш батыры булып тора. Яшь спортчылар тәжрибәле тренер белән һәр ярышта уңышлар белән кайталар. Киләчәктә сәламәт буын тәрбияләүче тренерга һәм аның яшь шәкертләренә район,республика күләмендә танылырлык спортчылар булуларын теләп калабыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International