Искә алу кичәсе.

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

19 ноябрь Татар Икшермәсе авыл клубында "Әти җитми  икән бу җанга" дип исемләнгән Рифкать абый Тимербаевны искә алу кичәсе булып узды. Гомерен икмәк пешерүгә багышлаган  Рифкать абыйны искә алырга   замандашлары, бергә эшләгән хезмәттәшләре , "Саба чишмәләре" иҗат берләшмәсе артистлары да килгән иде. Бик эчтәлекле, күнелле, хәтердә калырлык кичә булды ул. Арабыздан киткәннәрне искә алып, догада булыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International