Шәмәрдән авыл җирлегендә гомер итүче Тайфә әби Лотфуллина үзенең 102 яшен тутырды.

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

     Шәмәрдән авыл җирлегендә гомер итүче Тайфә әби Лотфуллина үзенең 102 яшен тутырды. Тайфә әбине Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев, районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гәйнетдинова тәбрикләде.

     Лотфуллина Тайфа Лотфулла кызы, 20.11.1920 елда Арча районының Ашабаш авылында туган. Лотфуллина  сугыш вакытында Арча районының Ашабаш авылы колхозында бригадир булып эшли. Тайфә Лотфулла кызы лаеклы ялга Шәмәрдән урта мәктәбеннән китә, 40 елдан артык эш стажы бар. Тайфә әби Җиңү көненә барлык юбилей медальләре белән бүләкләнгән,  Хезмәт ветераны.  Сигез бала табып, 14 онык  һәм 20 оныкчык  тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International