Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенең һәм Фән һәм мәгариф министрлыгының 2022-2023 нче уку елына план-графигы нигезендә Балалар иҗат үзәге белән берлектә 30 нчы ноябрь көнне Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында гади пневмо-ракеталар буенча зона ярышлары булып узды.
"Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат йорты»ДАССО бинасын капиталь ремонтлау бара
25 ноябрьдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Сөйләшик әле, әни, бер...» дип аталган әңгәмә очрашу үткәрделәр. Беренче күргәнебез-әни, без әйткән беренче сүз-әни. Ир кеше тормышындагы иң авыр сынаулар белән очрашканда да, ул әнисен искә төшерә. Без сезнең һәм балаларыгыз белән горурланабыз. Авылның мобилизацияләнгән егетләренең аналары белән аралаштык. Алар үз фикер-тәэсирләре, уллары, мобилизация турында язган шигырьләре белән уртаклаштылар. Әниләр турында җырлар җырланды, китаплардан патриотик шигырьләр укылды. Бу очрашу әниләрнең күңелен күрү, булышу максатыннан планлаштырылды. Кичә җылы, дустанә атмосферада чәй табыны артында тәмамланды. Авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р. сәламәтлек, озын гомер һәм уллары белән тизрәк очрашуларын теләде.
Шәмәрдән авыл җирлегендә Халыкара Әниләр көне уңаеннан мобилизацияләнгән гражданнарның әниләре һәм хатыннары өчен чара уздырылды. Котлау сүзе белән авыл җирлеге башлыгы А.Н.Гәрәев һәм Шәмәрдән мәдәният йорты мөдире Г.М.Әхмәтшина чыгыш ясадылар. Чара уңайлы атмосферада узды. Әлеге чәй эчү мобилизацияле гражданнарның гаиләләренә игътибар һәм кайгырту йөзеннән оештырылды.
30 ноябрь – Бөтендөнья йорт хайваннары көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан Иләбәр авыл китапханәсендә “Умырзая” балалар бакчасына йөрүче балалар белән берлектә “Йорт хайваннары - дусларыбыз”дигән темага тематик викторина сәгате уздырылды.Балалар йорт хайваннары турында күп кенә кызыклы фактлар белделәр,викторина сорауларына җаваплар эзләделәр пазллар җыйдылар.Күргәзмәгә куелган китаплардан йорт хайваннарына багышланган әкият, шигырьләр белән таныштылар.Соңыннан яраткан йорт хайваннарының рәсемнәрен буядылар.
29 ноябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында, “Гаиләбез белән уку”- кычкырып уку оештырылды. Чара вакытында әниләр балалар белән бергә әсәрләрнең дөрес исемнәрен ачыкладылар, темалар буенча мәкальләр һәм әйтемнәр буенча белемнәрен күрсәттеләр, шигырьләр һәм хикәяләр укыдылар. Бу чара балаларга рәхәтләнеп күңел ачарга, ә ата-аналарга күптән укылган әсәрләрне искә алырга мөмкинлек бирде.
Флаг 1991 елның 29 ноябрендәге 1314-XII номерлы Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән расланган һәм Россия Федерациясенең Дәүләт геральдия регистрына теркәлү номеры белән кертелгән. «Татарстан Республикасының Дәүләт флагы яшел, ак һәм кызыл төсләрнең горизонталь полосалары булган турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт. Яшел - яз яшеллеге, ислам төсе, яңарыш; ак - чисталык төсе; кызыл - җитлеккән, энергия, көч, тормыш.
29 ноябрь көнне, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында, социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә, хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә Татарстан флагын бәйрәм итү көне уңаеннан , Татарстан флагын пластилин ярдәмендә ясадылар.
«Саба муниципаль районының Байлар Сабасы бистәсендә биологик чистарту корылмалары төзелеше " объектында чираттагы киңәшмә узды.
30 ноябрь – Бөтендөнья йорт хайваннары көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан Иләбәр авыл китапханәсендә “Умырзая” балалар бакчасына йөрүче балалар белән берлектә “Йорт хайваннары - дусларыбыз”дигән темага тематик викторина сәгате уздырылды.Балалар йорт хайваннары турында күп кенә кызыклы фактлар белделәр,викторина сорауларына җаваплар эзләделәр пазллар җыйдылар.Күргәзмәгә куелган китаплардан йорт хайваннарына багышланган әкият, шигырьләр белән таныштылар.Соңыннан яраткан йорт хайваннарының рәсемнәрен буядылар.
Шәмәрдән авыл җирлегендә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре башланды. Бу ел безгә иң яхшысын гына китерсен!