«Сөйләшик әле, әни, бер...»

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

 25 ноябрьдә Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Сөйләшик әле, әни, бер...»дип аталган әңгәмә очрашу үткәрделәр. Беренче күргән кешебез-әни, без әйткән беренче сүз-әни. Ир кеше тормышындагы иң авыр сынаулар белән очрашканда да, ул әнисен искә төшерә. Без сезнең һәм балаларыгыз белән горурланабыз. Авылның мобилизацияләнгән егетләренең аналары белән аралаштык. Алар үз фикер-тәэсирләре, уллары, мобилизация турында язган шигырьләре белән уртаклаштылар. Әниләр турында җырлар җырланды, китаплардан патриотик шигырьләр укылды. Бу очрашу әниләрнең күңелен күрү, булышу максатыннан планлаштырылды. Кичә җылы, дустанә атмосферада чәй табыны артында тәмамланды. Авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р. сәламәтлек, озын гомер һәм уллары белән тизрәк очрашуларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International